Работники культуры села Кукча провели информационный час на тему «Замана афәтеннән сакланыйк!» Наркомания — это общая беда и проблема нынешнего времени, от которой сегодня не застрахована ни одна семья. В ходе мероприятия рассказали о негативном влиянии наркомании на здоровье людей, а также о последствиях употребления запрещенных средств, о формах принуждения, под давлением которых несовершеннолетние начинают пробовать, а затем употреблять наркотики. Здоровье — это красота. Так будьте же всегда красивыми, не растрачивайте попусту то, что дано вам природой, что является главным богатством человека! |
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле - ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар теле - туган телем, киләчәгем шатлык гөлем!”- дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар кызыклы конкурсларда катнаштылар, язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар, биеделәр. “Туган телгә – урын түрдә” исемле күргәзмә куелды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Бу чарадан һәркем канәгать калды. |
|
13нче февраль көнне Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саба аграр көллиятендә булып кайтты. Алар студентларга үзләренең матур чыгышларын, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Әлеге составта Баландыш мәдәният йорты мөдире Тимербайев Илсаф та бар иде.
. . |
14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе булып узды. Җыелган китаплар төрле, төрле. Чөнки бу китаплар төрле характердагы һәм төрле профессия кешеләрендә яшәгәннәр. Шуңа күрә дә алар тагын да кызыклырак. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат- кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак, без аларның һәрберсенә урын табачакбыз. Мин бу акциядә катнашучы даими укучыларыма рәхмәтле. |
12февральдá Алан авылында "Итекле хоккей" уены булып узды . |
11 февраля в сельском клубе посёлка Лесной к году национальной культуры и традиции провели вечер татарских игр. Рассказали о том , какие игры были присущи для различных наций.А уже главным моментом данного мероприятия стало проведение татарской национальной игры "Китте йозек куллардан", которая и по сей день является любимой детской игрой . Для проигравших давали заданиятразличного характера: бегали, прыгали ,танцевали и пели. |
С 2012 года регулярно 14 февраля отмечается как Международный день дарения книг. Этот день объединяет всех, кто дарит детям книги, воспитывает у малышей любовь к чтению. |
Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен - Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1999 елда гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. Авыл мәдәният йортында мастер-класс узды, анда балалар үзләрен чын галимнәр итеп тойдылар. |
Президент Татарстана Рустам Минниханов объявил 2023-й Годом национальных культур и традиций. В связи с этим событием 10 февраля работники культуры села Кукча проводили фольклорный вечер на тему“Милли уеннар – тәрбия хәзинәсе”. На мероприятии изучали забытых игр татарского народа. В исполнении детей прозвучали произведения устного народного творчества. Дети познакомились с понятием «фольклор». Мероприятие направлено на популяризацию фольклора среди подрастающего поколения. Так же мероприятие способствует продвижению народного устного творчества. |