|
1 января в Субашском сельском клубе провели традиционный розыгрыш лотерейных билетов. |
|
Сауш авылы мәдәният йортында «Кыш бабайдан Яңа ел квесты»дигән спорт-күңел ачу программасы узды. Балалар спорт ярышларында һәм уеннарда актив катнаштылар. Бик шәп уйнадылар һәм күңел ачтылар!
|
|
4 января 2023 года в Айдаровском сельском Доме культуры прошла детская Новогодняя ёлка . Новый год — это сказочный праздник, любимый праздник всех детей. Его долго ждут, веря в сказку и чудо. |
|
Зима-прекрасная время года, которому радуются дети. На свежем зимнем воздухе полезно и весело провести время для здоровья. 3 января в Верхнеметескинском сельском клубе прошло спортивное развлечение, в котором детям не пришлось скучать. Ребята активно участвовали в конкурсах,эстафетах.Детям пришлось состязаться на скорость ловкость, выносливость. Мероприятие прошло весело и интересно. Дети получили заряд положительных эмоций и хорошее настроение на весь день.
|
|
Новый год – это праздник ожидания чуда, это радость встречи с Дедом Морозом и Снегурочкой. Это – дружный хоровод, пляски возле елок, шутки, песни, игры. |
|
4.01.23 14.00 Иске Җөри мәдәният йортында "Төкле аягың белән яңа ел" дип аталган балалар өчен бәйрәм кичәсе гөрләп узды.Балалар төрле уен конкурсларда катнашып, Кыш бабай хәм Кар кызыннан бүләкләр алды.
. |
|
Яңа ел - балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм күңелләргә шатлык һәм куаныч китерә. Һәр бала шөгыльләрен әзерләп, Кыш бабайдан күчтәнәчләр көтә. 5нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән уйныйбыз, биибез дә җырлыйбыз” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Биредә балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтылар. Бәйрәмгә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Татарстан Республикасының «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова да килделәр. Шулай ук балаларның күңелләрен ачырга яраткан дуслары Умка, Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр. |
|
Яшел чыршылы, Кыш бабайлы Яңа ел - һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. 5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хуш килдең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук чарада балалар өчен лотерея да уйнатылды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды.
|
|
Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү,миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 5 гыйнвар көнне “ Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әкият уку кичәсе оештырдылар. Бу чарада укучылар төрле халык әкиятләрен укыдылар. |
|
4 январь көнне Казаклар авылылы китапханәсендә балалар өчен “Кыш илендә кунакта” дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бу чарада рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балалар бүләкләнде. Шулай ук балаларны «Яңа ел лотереясе» белән сөендердек, анда һәр бала приз ала алды.
|

