phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

09:11
новости

Балачак иң матур вакыт. 9 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Авылым чишмәсе” нә сәяхәт ясадык. Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Безнең авылда да чишмә җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән төзекләндерелде. Экскурсия барышында балаларны чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык. «Чишмә – табигать күрке» исемендә әңгәмә үткәрелде. Балалар чишмәнең саф суын татып карадылар. Шулай ук табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәртелде. Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.

Просмотров: 99 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
avatar