phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

08:50
новости

Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәге педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы белән берлектә Пушкин картасы проекты кысаларында чәчәк букетын үз куллары белән ничек ясарга икәнлеге турында мастер-класс үткәрелде. Букет ясаганда синель чыбыклары, җилем, тимерчыбык һәм букет төрә торган кәгазь кирәк булды. Мастер-класс ахырында Рафилә Рафил кызы эшләнәмәләр ясау буенча нәтиҗә чыгарды һәм барлык укучыларның фикерләрен тыңлап узды. Башкарылган эшләреннән канәгать калган укучылар мастер-класстан яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Просмотров: 85 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar