phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

08:23
новости

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районда  “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән сәнгать фестивале дәвам итә. Чираттагысы, 18 март көнне Шәдке авыл мәдәният йортында узды. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала. Концерт программасы барышында экранда бер-берсен алыштырган фотосүрәтләр,сәхнәдә барган күренешләр аша аларның даны мәңгелек,бер кайчан да онытылмаячагын аңлыйбыз.Шәдке урта мәктәбе укытучылары һәм укучыларына,авыл үзешчәннәренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Просмотров: 70 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar