09:02 новости | |
Кем чишмәләрне яратмый? Һәр чыганакның үз тарихы һәм үз характеры. Безнең ата-бабаларыбыз елга-күлләр буенда авыллар төзегәннәр, чөнки су булган җирдә тормыш кайный. Чишмәләр-чисталык һәм сафлык символы. Һәр почмакта тәмле һәм файдалы сулы чишмәләр бар. Олы Мәтәскә авылы да бик матур һәм чишмәләргә бай. Аның тирәсендәге кырлар һәм көтүлекләр, ә чишмәләрне санап бетерерлек түгел! Кая гына барсаң да, аларның чылтыраган тавышларын ишетәсең. Чишмәләрне тәртипкә китерү өчен, 25 май көнне авыл мәдәният хезмәткәрләре «Табигатькә ярдәм итик!"дигән исем белән акция үткәрделәр. Акциядә клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар катнашты. Алар чишмәләр тирәсен чистарттылар һәм чәчәкләр утырттылар. | |
|
Всего комментариев: 0 | |