08:19 новости | |
|
Татар халкының күркәм милли йолалары бихисап күп. Шундыйларның берсе – Сабантуй өчен сөлге, бирнә җыю. Баландыш авылында әлеге матур йола бүгенге көндә дә үс төсен югалтмыйча саклана. 30-31нче май көннәрендә авыл яшьләре гармунга кушылып җырлап, авыл әйләнделәр. Авыл халкы бирнә җыючыларны көтеп, матур каршы алдылар, мул табыннар белән кунак иттеләр. Бу көннәрдә урамнарда җыр-моң, гармун тавышы тынып тормады, чын бәйрәм мөһите хөкемсерде.
| |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
