08:39 Новости сайта | |
Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Кыш көне көннәр кыска, салкын. Кышкы каникулны һәркайсыбыз көтеп алабыз. Балалар бигрәк тә. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында балаларга төрледән –төрле чаралар үткәрәләр. Шуның чираттагысы 6 январь көнне Әкият геройлары костюмнарына конкурс буларак үтте. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар. Алар белән төрле уеннар уйнатылды.Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр тапшырылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |