08:42 Новости сайта | |
6 гыйнварда Айдар авылы мәдәният йортында балалар өчен лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея билетларын уйнату-мәдәният йорты кунакларына кабат очрашырга, аралашырга, күңел ачарга сәбәп. Башта Яңа ел белән барлык катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләре җылы котлады.Һәр балага лотерея билетлары өләшенде, төрле уеннар һәм конкурслар уйлап таптылар. Барлык билетлар да уйналды, отышсыз билетлар булмады. Бәйрәм Яңа ел табышмаклары һәм алып баручыларның шаярулары белән үрелеп барды, Барлык бала да вакытның күңелле узуы белән канәгать калды, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен тапты. | |
|
Всего комментариев: 0 | |