08:48 Новости сайта | |
Яшел чыршылы, Кыш бабайлы Яңа ел - һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. 5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хуш килдең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук чарада балалар өчен лотерея да уйнатылды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |