09:17 Новости сайта | |
Яңа ел - балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм күңелләргә шатлык һәм куаныч китерә. Һәр бала шөгыльләрен әзерләп, Кыш бабайдан күчтәнәчләр көтә. 5нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән уйныйбыз, биибез дә җырлыйбыз” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Биредә балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтылар. Бәйрәмгә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Татарстан Республикасының «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова да килделәр. Шулай ук балаларның күңелләрен ачырга яраткан дуслары Умка, Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр.
. | |
|
Всего комментариев: 0 | |