09:40 Новости сайта | |
2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу төп бурыч булып тора. Максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү. Шуңа бәйле рәвештә, 19нчы гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә «Тамырлардан безне танырлар» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Биредә балаларга татар халкының тарихы, милли бәйрәмнәре һәм традициялары турында сөйләнде.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |