11:35 Новости сайта | |
3 февраль көнне авылдашыбыз, язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, публицист һәм драматург, безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз Фатих ага Хөснинең 115 еллык юбилее. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Фатих Хөснине беләсезме?”дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Мәктәп укучылары катнашындагы бу чара Фатих Хөснинең тормыш юлына, иҗатына багышланды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |