08:29 Новости сайта | |
Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, укучылар өчен “Татар өендә кунакта” дигән сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше , көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары - коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды. Бу чара укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |