09:41 Новости сайта | |
|
18 март көнне Иске Җөридә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә" театр берләшмәсе үзешчәннәре көче белән Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне куючы режиссер - әлеге мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин. Чара зур аншлаг һәм тулы зал белән үтте. Спектакль дәвамында үзешчәннәр осталыгына соклану һәм кул чабулар тынып тормады. Ә азактан тамашачы торып басып артистларны алкышларга күмде, рәхмәт сүзләре җиткерде.
| |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
