08:29 Новости сайта | |
Ришвәтчелек - хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Әлеге куркыныч күренешне булдырмау өчен үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шуны истә тотып, Баландыш мәдәният йортында “STOP коррупция!” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Яшьләргә ришвәтчелекнең нинди начар нәтиҗәләргә китерүе, нинди куркынычлар тудыруы турында сөйләнелде, әлеге темага слайд һәм видеолар күрсәтелде. | |
|
Всего комментариев: 0 | |