phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

Бер транспорт төре дә велосипед кебек рәхәтлек һәм файда китермидер, могаен. Шулай ук велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы хакында барыбызга да билгеле. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. 14 июнь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәргәннәр. Ярышка исә балалар бик яхшылап әзерләнеп килгәннәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганнар, ә катнашучыларга тәм-томнар таратканнар.

Просмотров: 261 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 17.06.2024 | Комментарии (0)