phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

Бию-халыкның гаҗәеп иҗаты, ул, якты мозаика кебек, аның бай һәм күпкырлы тарихын чагылдыра. Һәр халык биюе һәрвакыт тирән мәгънәгә ия һәм үзендә төгәл тема һәм идея йөртә.25 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» программасы кысаларында башкорт хореографиясе нигезләре буенча мастер-класс үткәрелде. Дәресләрне мәдәният йорты директоры Гөлнур Хаҗиәхмәт кызы һәм «Район мәдәният йорты» белгече Рәзилә Бәшир кызы үткәрде. Мастер-классларда «Нур» һәм «Балкыш» хореография коллективлары катнашты.
Дәрес барышында катнашучылар башкорт биюенең төп элементларын үзләштерделәр: дроби, алмашынучан адымнар, шулай ук халык хореографиясенә хас кул һәм корпус кую. Чара азагында катнашучылар зур булмаган этюд күрсәттеләр. Чара шулай ук туры эфирда трансляцияләнде.Танец — это удивительное творение народа, которое, словно яркая мозаика, отражает его богатую и многогранную историю. Каждый народный танец всегда наполнен глубоким см ... Читать дальше »

Просмотров: 98 | Добавил: rdk_2001 | Дата: 26.01.2025 | Комментарии (0)