Моңлы былбыл иде
12 октябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында якташыбыз, татар халкының сөекле җырчысы Таһир Якупов исемендәге Халыкара җыр фестивале - бәйгесенең моңлы - гармунлы гала - концерты булып үтте.
Анда фестиваль - бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, якташларыбыз, республиканың Халык артисты Рәсим Низамов, республиканың Атказанган артисты Алинә Сафиуллина, республиканың Халык артистлары - Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәхретдинова, җырчылар Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ, Сөмбел Билалова, Нурзадә, республиканың Халык артисты Илсаф һәм башкалар катнашты.
Иске Җөри авылы мәдәният йортында старт алган һәм дүртенче тапкыр үткәрелгән фестиваль - бәйгенең лауреатларын (алар җәмгысе - унау) һәм Гран - При иясен - Руслан Кәбировны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде.
Моннан тыш, ул фестиваль - бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе, “Китап” милли радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән фестиваль -
...
Читать дальше »