phone +7 (499) 787-77-77 mail lorem_ipsum@bayer.org
menu

09:27
новости

Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе. 9 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләп узды. Татарча көрәш, авыш колгага менү, капчык сугышы, аркан тартыш һәм башка бик күп төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кыр батырларын, махсус операциядә катнашучыларның әти-әниләрен,кайбер егетләрнең үзләрен һәм бик күп алдынгыларны бүләкләделәр. Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Просмотров: 91 | Добавил: rdk_2001 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar