10:53 новости | |
Яңа ел - елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. 7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара « Бәхет кемгә елмая » дип исемләнде. Балаларга 170 лотерея ясалды. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Барлык билетлар да отышлы булганлыктан, чыккан бүләкләргә һәрберсе канәгать булдылар.Новый год — один из самых долгожданных праздников в году. Его с нетерпением ждут как дети, так и взрослые. Каждый год мы надеемся на чудо, и часто наши ожидания оправдываются. 7 января работники культуры с.Большие Метески организовали для детей новогоднюю лотерею под названием «Бәхет кемгә елмая». В ходе мероприятия было разыграно 170 лотерейных билетов, в результате чего все участники получили призы. | |
|
Всего комментариев: 0 | |