11:35 новости | |
|
15 май-Гаилә көне. Язның ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә без Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм күңелләребезгә тагын да аклык, сафлык өсти. Гаилә-бәхет ачкычы, диләр.Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан.Тулы канлы гаиләдә без үзебезне ышанычлы, терәк таянычы итеп хис итәбез.Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята. Яшьләргә шуларны максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Гаилә-минем җылы учагым”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
15 мая – Международный день семьи. В разгар весны, когда природа одевается в белоснежные наряды, мы отмечаем этот светлый праздник. Семья – источник радости и вдохновения. Природа создала нас парами, чтобы каждый чувствовал поддержку и опору. Семья – это место, где мы чувствуем себя уверенно и защищенно. Она формирует личность, воспитывает моральные и духовные ценности, сохраняет традиции. Счастье – это не только материальные блага, но и гармония в семье. Этот праздник напоминает нам о важности близких людей и о том, как важно ценить их. Каждый человек, который находит радость в своем доме, чувствует себя счастливым. Международный день семьи – это возможность еще раз вспомнить о том, что семья – это источник тепла и поддержки. Даже если мы ненадолго уходим из дома, мы возвращаемся к ее свету и уюту. Чем крепче семья, тем сильнее ее тепло. Жизнь в семье – это бесконечный труд и забота. Но именно в таких семьях мы учимся понимать друг друга, поддерживать и помогать. Такие семьи вызывают восхищение и уважение. В честь этого праздника работники культуры с. Большие Метески провели беседу с молодежью «Гаилә-минем җылы учагым».
| |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
