Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты фестивалендә |
18 март көнне Иске Җөридә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә" театр берләшмәсе үзешчәннәре көче белән Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне куючы режиссер - әлеге мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин. Чара зур аншлаг һәм тулы зал белән үтте. Спектакль дәвамында үзешчәннәр осталыгына соклану һәм кул чабулар тынып тормады. Ә азактан тамашачы торып басып артистларны алкышларга күмде, рәхмәт сүзләре җиткерде. |
Караширмәдә “Нәүрүз” бәйрәме узды
|
Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да Алан авылында матур итеп узып китте. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.
|
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез “Карга боткасы”. Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”дип атаганнар Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә быелда, 18март көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Урамда казанда ботка пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр барысыда( олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.
|
14 март көнне Әбде мәдәният йортында спорт күңел ачу чарасы узды. Мәдәният йорты директоры актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаштыруны куз алдында тотып сәламәтләндерү аэробикасы белән шөгыльләнү ,"Аэробик пик"чарасын башлап җибәрде.
|
Большеметескинский сельский дом культуры детский коллектив "Балкыш"
|
Бүген Әтнә районында "Созвездие-Йолдызлык 2023" республика фестиваленең зона этабында җиңү яулаган кызларның, егетләрнең чыгышын тамаша кылабыз. Алар арасында Теләчебезнең дә талантлы балалары бар.
|
Коррупция –это своеобразная болезнь общества. Это явление наблюдается в мире еще с давних времен. Борьба с коррупцией –это одно из основных устремлений современности, которую нужно решать. В Айдаровском сельском Доме культуры 16 марта с целью просвещения пропаганды и формирования антикоррупционного мировоззрения, развития правового сознания провели акция выпуск буклетов. Акция поможет разъяснить как не давать и не брать взятки; а так же предавать гласности случаи коррупции, получение знаний и формирование отрицательного отношения к коррупции. |
Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, укучылар өчен “Татар өендә кунакта” дигән сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше , көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары - коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды. Бу чара укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте. |